Барлык яңалыклар
Новости
16 март , 19:00

Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар

"Башкортстан этно-гүзәле-2026"  этник матурлык һәм талант төбәк конкурсы Уфада беренче тапкыр Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уздырылды һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышланды.

Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар

Матурлык һәм грация бәйрәме Республика халык иҗаты үзәгенең "Атайсал" мәдәни үзәгендә зур тамаша белән тәмамланды.

Бәйге финалында республиканың  6 этносын  – башкорт, рус, татар, әрмән, мари, чуаш –  тәкъдим итүче 11 гүзәл зат катнашты. Конкурска әзерлек кысаларында катнашучылар археология һәм этнография музеенда булдылар, концептуаль фото һәм видео сессияләрдә катнаштылар, атта йөрергә өйрәнделәр, социаль әһәмиятле чараларда катнаштылар. Финал тамашасында  алар үз халыклары мәдәниятен күрсәттеләр, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук программада башкорт дизайнерларының кием коллекцияләрен күрсәтүләр тәкъдим ителде.

"Башкортстан  этно- гүзәле" гран-приына  Уфа фән һәм технологияләр университетының 20 яшьлек студенты  Әдилә Галәветдинова лаек булды. "Тамашачылар симпатиясенең этно-гүзәле" номинациясендә 18 яшьлек Луиза Нигъмәтуллина җиңде, ул интернетта иң күп тавыш җыйды.

Жюрида танылган артистлар, иҗат интеллегенциясенең абруйлы вәкилләре, шулай ук оештыручылар һәм партнерлар катнашты. Жюрины Башкортстан Республикасының халык артисты Венер Камалов җитәкләде.

Светлана Шириня әзерләде.

Республика халык иҗаты  үзәге фотолары

 

Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Башкортстанда беренче этно-гүзәлне сайладылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас