Авыл клубында узган пленар өлештә техниканы, орлыкларны язгы кампаниягә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Азат Сәхәбиев игенчеләрне мөмкин кадәр әзер булырга, орлыкларның сыйфатына, чәчүлекләрнең структурасына игътибар итәргә өндәде, туган җиргә тугры булулары өчен рәхмәт белдерде. Производствода имгәнүләр булмасын өчен, чәчүдә катнашучылар белән җентекләп инструктаж уздыру турында искәртте.
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш инженеры Айрат Гомәров язгы кыр эшләренә 226 трактор һәм 70 йөк автомобиле җәлеп ителәчәген белдерде. Трактор паркының әзерлеге – 93%, тагылма техника – 97%, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш – 70%. Авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү К. Иванов исемендәге предприятиедә, "Линда" агрофирмасы” җәмгыятендә, “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте, “Өсән” предприятиесендә әйбәт оештырылган. А.Гришанинның, С. Липилин, В. Соловьев, Р. Галиуллина, В. Якушиннарның крестьян-фермер хуҗалыклары да бу мәсьәләне хәл итүдә активлык күрсәтәләр.
Киңәшмәдә шулай ук техника паркын яңарту мәсьәләләре җәһәтеннән дә фикер алыштылар. 2021 елдан башлап район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, банк кредит ресурсларын җәлеп итеп, гомуми суммасы 623 млн сумлык, шул исәптән 275 млн сумы “Росагролизинг” җәмгыяте аша “Техника паркын яңарту” федераль программасы буенча, 226 берәмлек техника (төрле маркалы 42 трактор һәм 21 ашлык җыю комбайны) һәм җайланмалар сатып алганнар.
Техника паркын яңарту белән “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте, К. Иванов исемендәге предприятие, “Өсән” предприятиесе,” Линда” агрофирмасы” җәмгыяте, шулай ук А.Гришанинның, Р. Галиева, В. Якушин, Р. Галиуллина, С. Липилин, В. Шипицын, Д. Шәвәлиевның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм башкалар актив шөгыльләнәләр.
Авыл хуҗалыгы хезмәте баш агрономы Илгиз Насыйфуллин хәбәр иткәнчә, 2026 елда район буенча гомуми чәчү мәйданы артачак һәм 47271,1 га тәшкил итәчәк. Сабан культураларын 27133 га мәйданда чәчү планлаштырыла. Бөртекле культуралар өчен – 22218 га, техник культуралар – 10805 га, азык культуралары өчен 12778,6 га җир бүлеп биреләчәк. 6727 га уҗым культуралары чәчелгән. Көзге мониторинг буенча чәчүлекләрнең 95% ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә.
Район хуҗалыклары бүгенгә 604 тонна минераль ашлама сатып алганнар, бу планнан 33,2% тәшкил итә. 3570 тонна бөртекле сабан культуралары орлыгы салынган (100%).
Башка докладчылар чыгышларында да кыйммәтле мәгълүматлар яңгырады. Орлыкчылыктагы яңалыклар турында – “Россельхозцентр” учреждениесенең БР филиалы директоры урынбасары Зиннур Гыйниятуллин, авыл хуҗалыгы җирләренә агроэкологик мониторинг йомгаклары һәм агымдагы елга планнар турында “Росагрохимхезмәт” учреждениесенең БР филиалы директоры Данис Фазыльянов сөйләделәр. Россельхознадзорның БР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Фәйрүз Дәүләтбаев хуҗалык эшчәнлеген алып баруда һәм продукцияне сатуда закон таләпләрен үтәү зарурлыгын искәртте.
Тракторларны һәм тагылмаларны ел саен техник тикшерүнең барышы белән БР Дәүләт техника күзәтчелеге комитеты секторы урынбасары Азат Маннапов таныштырды.
Бәләбәй механизация һәм электрлаштыру көллияте базасында белем бирү-җитештерү кластеры булдыру турында уку эшләре буенча директор урынбасары Петр Николаев бәян итте.
Шул ук көнне семинарда катнашучылар Алексей Гришанин хуҗалыгының машина-трактор паркында булдылар, нәкъ биредә техниканы яңартуга җитди игътибар бирергә тырышалар.
Ахырда Азат Альверт улы район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте баш инженеры Айрат Гомәровка агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Римма Солтанова.
Район хакимияте фотосы