Медицина максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә 6 процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.
. Бөреләр вак яраларны, пешкән, чиләнгән урыннарны тизрәк төзәтү өчен гигиеник ванналар ясаганда кулланыла. Аларны зәңгелә һәм гиповитаминозларга каршы да файдаланалар.
Төнәтмә әзерләү өчен 10 грамм бөрегә бер стакан су салып, 15 минут кайнаталар. Көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә киңәш ителә.
Каен бөреләрен кыш көне һәм яз башында, алар бүртә башлаганда ботакчыклары белән бергә җыялар. Аларны ачык һавада яисә 25-30 градус температуралы киптергечләрдә киптерәләр, аннары бөреләрен җыеп алалар.