Барлык яңалыклар
Новости
18 март , 14:30

Барысы да да Җиңү өчен!

"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты журналистлары махсус хәрби операция зонасы өчен чираттагы гуманитар олау оештырды.

Барысы да да Җиңү өчен!
Барысы да да Җиңү өчен!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең еллык Мөрәҗәгатьнамәсендә республика журналистлары эшенең мөһимлеген аерым билгеләп үткән. Ул мәгълүмат сугышындагы тырышлыкларын югары бәһалады. Шулай ук хәрби хәбәрчеләрнең материаллары киң җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителүен, Башкортстан хәбәрчеләренең федераль журналистлар белән беррәттән МХО тарихын язуга зур өлеш кертүен сызык  астына алды.

Һөнәри эшмәкәрләреннән тыш, республика журналистлары гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Махсус хәрби операция башланган көннәрдән ук алар маскировка челтәрләре, буржуйка һәм окоп шәмнәре эшли, шулай ук кирәкле корылмалар алу өчен акча җыя - хәзерге сугыш яланында төп роль уйнаган дроннарга һәм тепловизорларга аеруча игътибар бирелә. Хәтерегезгә төшерәбез, гыйнвар азагында "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты хезмәткәрләре республика Журналистлар берлеге белән бергә фронт өчен акча җыю игълан иткән иде. Нәтиҗәдә республика гәзит-журналлары редакцияләре тырышлыгы белән кыска вакыт эчендә дрон, тепловизор, мотоцикл һәм генератор сатып алуга 600 мең сумнан артык акча җыела. Узган атнада бу әйберләр  "Башкортстан" полкы яугирләренә һәм республикадан мобилизацияләнгән егетләргә тапшырылды.

"Бүгенге шартларда заманча коралларның һәм технологияләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлыйбыз. Алгы сызыктагы егетләр белән аралашканнан соң моңа тагын да бер тапкыр инандык. Бу юлы без нәкъ дроннарга һәм тепловизорларга басым ясап дөрес эшләдек, алар безнең яугирләрнең иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк", — дип билгеләде "Башкортстан Республикасы" нәшрият йортының генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина. Ул Нәшрият йортына караган бөтен редакцияләр вәкилләренә битараф булмаганнары өчен рәхмәтен белдерде.

- Республика журналистларының ачык гражданлык позициясен күрсәтүенә бик шатмын, – дип билгеләде республиканың Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков. –  Без фронтка алып барган бөтен нәрсәләр дә бик кирәк. Генераторны шунда ук кыр кухнясы эшен тәэмин итү өчен алдылар, ә дроннарны "Башкортстан" полкының БПЛА взводы командирына шәхсән тапшырдык. Бөтен хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм. Безнең көч – бердәмлектә!

Фото: "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты.

 

 

Барысы да да Җиңү өчен!
Барысы да да Җиңү өчен!
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас