Бу чорда зур боз кисәге корбаны булу ихтималы зур. Мондый хәлләрдән качу өчен, Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты инструкторы Радик Төхвәтуллин бәләбәйлеләргә гади хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә.
- Кар килеп төшә торган биналарның түбәләренә якын килмәгез, балаларга мондый урыннарда торырга рөхсәт итмәгез.
- Куркыныч урында киртә, кисәтү тасмасы, табличкалар булганда, киртә артына керергә тырышмагыз, куркыныч урынны башка юл белән урап узыгыз.
- Түбә кырыеннан кар, бозсөңге төшкәннән соң, кар һәм боз түбәнең калган өлешләреннән дә төшәргә мөмкин. Әгәр тротуарда элегрәк төшкән кар эзләре яки боз кыйпылчыклары күренсә, бу урынның куркыныч булуын күрсәтә.
- Әгәр тротуар буйлап барганда югарыда шикле шау-шу ишетсәгез, туктамагыз, башыгызны күтәрмәгез һәм анда нәрсә булганын карамагыз. Бәлки, бу кар яисә боз кисәге төшүедер. Бинадан качмагыз, мөмкин кадәр тизрәк стенага сыеныгыз — түбә козырегы ышык урын булыр.
- Урам буйлап колакчын киеп йөрмәгез – сез түбәдән яуган кар тавышын ишетмәссез.
- Әгәр дә түбәдән егылып төшү яки кар аркасында кеше зыян күргән икән, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Биналар янында игътибарлы һәм сак булыгыз!
Исегездә тотыгы, сезнең хәвефсезлек – сезнең кулда. Коткару хезмәтенең бердәм телефоны -112.
Регина Иванова әзерләде.