Барлык яңалыклар
Новости
19 март , 19:00

Башкортстан урманнарында - дәрвишләр

Алар җирне чокып, землянка эшләгәннәр

Башкортстан урманнарында - дәрвишләр
Башкортстан урманнарында - дәрвишләр

Башкортстандагы бер урман землянкасында ике дәрвиш яши. Аларны Ырымбур туристлары барып тапкан.

Хатын-кызларның берсе Орскидан, икенчесе Краснодар краеннан. Цивилизация уңайлыкларыннан хатын-кызларда сәгать һәм кояш батареясе генә.
Аларның землянкасында берничә бүлмә бар, шуларның берсе – дәрвишләр туктаусыз гыйбадәт кыла торган келья.

Атна көннәрен алар кулдан санап, барысын да дәфтәрләренә язып бара. Туристлар белән очрашканда аларның исәп-хисапларда ялгышканы һәм бер тәүлеккә алдан «иртәгәсе көн» белән яшәгәне ачыкланган.

Фото: "УФА Online"

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас