Барлык яңалыклар
Новости
19 март , 13:00

Саклык чаралары күрегез

Русия Федерациясендә һәм Башкортостан Республикасында катлаулы эпизоотик вәзгыять һәм төбәк территориясендә эре һәм вак маллар үрчемен, атлар, дуңгызлар һәм кошларны актив сатуның язгы чоры башлану сәбәпле, Бәләбәй районы ветеринария станциясе хайваннар һәм кошлар сатып алганда билгеле бер саклык чараларын үтәү зарурлыгын  хәбәр итә.

Саклык чаралары күрегез
Саклык чаралары күрегез

 Аларны тиешле ветеринария документларыннан башка, бигрәк тә VK, MAX кебек интернет-ресурслар аша, билгесез сатучылардан сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.

Тиешле ветеринария документларыннан башка сатыла торган терлекләр эпизоотик шартлары начар булган төбәкләрдән түбән бәядән китерелергә мөмкин, бу исә маллар  һәм кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Терлекләрне башка регионнардан һәм хәтта күрше районнардан күчерү ветеринария хезмәте белән килешү булганда гына башкарылырга тиеш.

Тәкъдим ителә торган терлекләрне кертүнең легальлеген тикшерү өчен ветеринария станциясенә барырга киңәш ителә.

Хайваннарны һәм кошларны кертү һәм сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланганда, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 8(34786) 5-52-00 (кабул итү бүлмәсе), 8(34786) 5-46-17 (ветеринария белгечләре), 8(34786) 4-29-99 (шәһәр ветеринария хастаханәсе), 8(34786) 7-78-51 (Приют ветеринария дәваханәсе).

Авторы: Ирма Әсфәндиярова, эпизоотиягә каршы чараларның баш ветеринария табибы

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас