Барлык яңалыклар
Новости
20 март , 11:00

Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме

Русия халыклары бердәмлеге елы кысаларында интернат-мәктәптә театраль куелышлар  (постановкалар) конкурсы узды. Укучылар тамашачыларга һәм жюрига илебезнең төрле халыклары дуслыгына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган сценкалар күрсәттеләр.

Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме
Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме

Мәктәпнең актлар залы сәхнәсендә яшь артистлар мәшһүр халык әкиятләре сюжетларын яңарттылар. Балалар чыгыш ясарга җентекләп әзерләнделәр: костюмнар, декорацияләр уйладылар һәм актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.

Жюри чыгышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм катнашучыларның бердәмлеген билгеләп үтте. Конкурс йомгаклары буенча бертавыштан карар кабул ителде: урыннарны гадәттәгечә бүлү урынына беренче урын өчен дипломнарны берьюлы өч коллективка тапшырырга.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фотоларны интернат-мәктәп тәкъдим итте

Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме
Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме
Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме
Интернат-мәктәп сәхнәсендә бердәмлек бәйрәме
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас