Барлык яңалыклар
Новости
23 март , 13:00

Башкортстанда «Аек авыл»өчен тавыш бирү башланды

Башкортстанда 2025-2026 елларда «Аек авыл» республика конкурсында катнашучылар өчен интернет-тавыш бирү башланды.

Башкортстанда «Аек авыл»өчен тавыш бирү башланды
Башкортстанда «Аек авыл»өчен тавыш бирү башланды

 Катнашучыларны, гадәттәгечә, халык санына карап, дүрт номинациягә бүлделәр: эре, зур, урта һәм кече.

Бәләбәй районы «Эре торак пунктлар» номинациясенә кергән Баженово авылы исеменнән чыгыш ясый  – 550 һәм аннан күбрәк кеше.

Тавыш бирү "Голос РБ" порталында уза. Катнашучыларга ярдәм итү өчен дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләнергә кирәк. Бер кулланучы бер генә авыл өчен тавыш бирә ала.

27 мартта 23 сәгать 59 минутка кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Онлайн-тавыш бирүдән тыш, 7-10 апрельдә катнашучылар жюри әгъзаларыннан өстәмә бәя ала алачак проектларны халык алдында яклау узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Аек авыл» конкурсы Башкортстан башлыгының БР гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла. 2024 елда приз фонды 48,4 млн сумга кадәр арттырылды. Хәзер финалга чыккан барлык авыллар 200әр мең сум ала. Ә җиңүчеләр – 1,5 дән 6 млн сумга кадәр.

Баженово авылы өчен тавыш бирәбез

Елена Петрова фотосы

 

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас