Русия Хөкүмәте илнең технологик лидерлыгы бурычларына җавап бирүче һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген раслады. Тиешле боерыкка РФ Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды.
Бу документ колледж һәм югары уку йортларында әлеге юнәлешләр буенча уку программаларын яңарту өчен нигез булачак. Моннан тыш, техникум, университет, аспирантура һәм медицина ординатурасының белем бирү программалары илнең технологик үсеш таләпләренә туры килергә тиеш.
Исемлеккә мәгълүмати технологияләр, электроника, радио җиһазлары, элемтә, мәгълүмат куркынычсызлыгы, биомедицина, атом энергиясе, авиация, космонавтика, машина төзелеше, медицина һәм фармацевтика сәнәгате өлкәләренә караган 500дән артык һөнәр һәм белгечлек кергән.
Шулай ук бу исемлеккә технологияләр өлкәсендә мөстәкыйльлеккә һәм прогресска ирешү өчен мөһим булган 400гә якын фәнни дисциплина кертелде. Алар арасында ясалма фәһем, лазер физикасы, материаллар өйрәнү фәне, химия, вируслар биологиясе һәм заманча транспорт технологияләре өлкәсендәге тикшеренүләр бар.
Илнең технологик дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле һөнәрләр һәм фәннәр исемлеге Россия Президентының 2025 елда Фән һәм мәгариф советы утырышында әлеге мәсьәләне караганнан соң биргән йөкләмәләренә ярашлы рәвештә Хөкүмәт тарафыннан әзерләнде.
«Бу карарда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Хөкүмәт элек тә билгеле бер һөнәрләр буенча кадрлар әзерләүгә ярдәм итә иде. Аерым алганда, бюджет урыннары иң беренче чиратта өстенлекле юнәлешләргә бүленә. Калган һөнәрләргә урыннар исә калдык принцибы буенча бирелә», – дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох.
Игорь Кох сүзләренчә, мондый карар яшьләрне нәкъ менә ил икътисады өчен өстенлекле булган уку юнәлешләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бигрәк тә әлеге юнәлешләр буенча махсус хөкүмәт премияләре билгеләнәчәген исәпкә алганда, бу аеруча мөһим.
«Яшьләр еш кына Хөкүмәт өчен өстенлекле булмаган юнәлешләрне сайлый, ә мондый карар студентларның теләген ил икътисадына кирәкле якка юнәлтәчәк», – диде Игорь Кох.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев