Барлык яңалыклар
Новости
30 март , 14:31

Башкортстанда чәчү өчен узган елга караганда 200 берәмлеккә күбрәк яңа техника

Кыр эшләрендә катнашачак барлык тракторлар да 15 апрельгә кадәр техник тикшерүдән узачак.

Башкортстанда чәчү өчен узган елга караганда 200 берәмлеккә күбрәк яңа техника
Башкортстанда чәчү өчен узган елга караганда 200 берәмлеккә күбрәк яңа техника

Быелгы язгы кыр эшләрендә 16 700 берәмлек чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы катнашачак. Чәчү башлану вакыты чикләнгән, шуңа техникаларның торышын яхшылап әзерләү бик мөһим. Республика башлыгы ярдәме белән фермерлар үзләренең авыл хуҗалыгы техникасы паркын сизелерлек итеп яңарта алдылар.

 

Бүгенге көнгә ремонтка әзерлек буенча тракторлар өчен прицеплар, тешле тырмалар һәм катокларның ремонт эше тәмамланды. Туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары — 95%, трактор паркы — 90% язгы кыр эшләренә әзер.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас