Барлык яңалыклар
Новости
31 март , 17:30

Иң тәмле кыяр сортлары исемлеге

Бакчачыга киңәшләр

Иң тәмле кыяр сортлары исемлеге
Иң тәмле кыяр сортлары исемлеге

1. «Вьюга».
Бу бик тиз өлгерә торган гибрид. Һәр бәйләмендә 5әр кыяр үсә, зурлыгы 8 см тирәсе. Бер төптән 20 кг-га кадәр кыяр җыеп алырга мөмкин. Кыяры бик тәмле, тозлау өчен дә яраклы.

 

2. «Сибирская гирлянда F1».
Үзе серкәләнә торган гибрид. Начар һава шартларына да, кыярның барлык авыруларына да чыдам сорт. 43-45 көндә өлгерә. Бер төптән 15тән 30 кг-га кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.

 

3. «Шоша».
Үзе серкәләнә торган гибрид. 40 көннән кыярларын ашарга була. Кыярлары 10 см тирәсе. Үсемлек төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 16 кг уңыш чыга. Теплицалар өчен дә, ачык грунт өчен дә яраклы.

 

4. «Доломит».
Үзе серкәләнә торган гибрид. Беренче уңышны 38-40 көннән алырга мөмкин. Кыярның барлык төп авыруларына чыдам. 10-12 см зурлыкта, юка кабыклы, әче түгел.

 

5. «Шопен».
Бу бик иртә өлгерә торган гибрид. Утыртканнан соң 35 көндә кыяр ашый аласыз. Ул бик тәмле, хәтта татлы, 10-11 см зурлыкта. Төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 17-18 кг уңыш җыеп алырга мөмкин.

 

6. «Мечта дачника».
Үзе серкәләнә торган гибрид. Тозлау өчен бик яхшы сорт. 43-45 көндә өлгерә. Кыярларының зурлыгы 10-11 см тирәсе. Төп авыруларга чыдам һәм яктылык җитмәүне дә яхшы кичерә.

 

Интернет челтәреннән

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас