Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель , 17:55

"Ай Йола" төркеме Төркия Президенты белән очрашты

Башкортстан Республикасыннан килгән "АЙ ЙОЛА" триосы Төркиянең Әнкара шәһәрендәге халыкара TRT AVAZ телеканалында чыгыш ясады.

"Ай Йола" төркеме Төркия Президенты белән очрашты
"Ай Йола" төркеме Төркия Президенты белән очрашты

Коллектив Нәүрүз бәйрәменә һәм телеканалның 17 еллыгына багышланган махсус телевизион концертта катнашты. Дөньяның төрле илләреннән килгән артистлар бер сәхнәдә җыелды.
Әнкарадан туры эфирны 30дан артык илдән килгән тамашачылар карады."АЙ ЙОЛА" чыгышы аша халык-ара тамашачылар башкорт мәдәнияте, шулай ук "Урал батыр" эпосы белән таныштылар.

 

Концерттан соң трио Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты. Ул коллективның эшен югары бәяләде. Очрашу курай музыкасы астында җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

 

"АЙ ЙОЛА" триосының халыкара сәхнәдә чыгыш ясавы Башкортстан өчен мөһим вакыйга. Бу уңыш башкорт мәдәниятенең дөньякүләм танылуын ныгыта һәм милли сәнгатебезнең мөмкинлекләрен киңәйтә.

"Ай Йола" төркеме Төркия Президенты белән очрашты
"Ай Йола" төркеме Төркия Президенты белән очрашты
Автор:
Читайте нас