Новости
9 Апреля , 12:43

Актив гамәлләр вакыты

Соңгы ике атна эчендә Тузлыкуш авылында дүрт көн экологик өмә үткәрелде. Авыл хакимияте хезмәткәрләре җирле халыкка территорияне чистартуда үрнәк күрсәттеләр.

Актив гамәлләр вакытыАктив гамәлләр вакыты
Актив гамәлләр вакыты

– “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында, без элекке авыл мәдәният йорты бинасы янында зәңгәр чыршылар утырттык. Авыл уртасында чәчәк түтәлләре булдырырга ниятлибез, анда беседка бар – авыл халкының яраткан очрашу һәм ял итү урыны. Шулай ук автобус тукталышы янында зур чәчәк бакчасы ясарга телибез. Авылдашларыбыз үз йорты алларында тәртип һәм чисталык урнаштыралар. Тиздән авылларда гражданнар җыелышлары үткәрәчәкбез, анда төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерәчәкбез, - диде Тузлыкуш авыл советы авыл җирлеге хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Диана Синагатуллина.

 

Римма Солтанова.
Авыл җирлеге хакимиятеннән фотолар

Актив гамәлләр вакыты
Актив гамәлләр вакыты
Автор:
Читайте нас