

– Тиешле ведомстволар тарафыннан әзерләнгән яңартылган таләпләр шәһәр халкының күпчелек өлешенә кагылачак. Алар коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүне тагын да ачык һәм уңайлырак итүгә юнәлтелгән. Төп үзгәрешләрнең берсе исәпләү җайланмаларын тикшерүгә кагыла. Тикшерүне бары тик аккредитацияләнгән оешмалар гына башкара алачак, һәм нәтиҗәләр дәүләт карамагындагы "Аршин" федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС Аршин) теркәлә, – дип хәбәр ителә республиканың Торак һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында.
Счетчикның хезмәткә яраклылыгын һәм яраксызлыгын рәсми рәвештә раслау өчен хәзер аның дәүләт реестрына кертелүе генә кирәк булачак. Бу яшәүчеләрне "ашыгыч түләүле тикшерү" үтәргә мәҗбүр иткән яки ялган документлар белән мутлашучылар схемалары санын киметергә тиеш.
Фатир хуҗалары өчен күрсәткечләрне тапшыру да гадиләштерелде. Су, газ һәм электр энергиясе турында мәгълүматны идарә итү компанияләре һәм коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең сайтлары аша гына түгел, ә Дәүләт хезмәте һәм эре банкларның кушымталары аша да җибәрергә мөмкин.
Экспертлар фикеренчә, электрон документлар белән идарә итүгә, бердәм тикшерү реестрына һәм күрсәткечләрне автоматик рәвештә тапшыруга күчү, ниһаять, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне фатир хуҗалары өчен төгәлрәк һәм аңлаешлырак итәчәк, шулай ук түләүләр буенча бәхәсләр санын киметәчәк.
Римма Солтанова әзерләде