Новости
16 Апреля , 12:13

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм түләүләре тәгаенләнгән

Быел Башкортстанда яшәүче 68 Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көне уңаеннан түләүләр алачак. Аларның икесе Бәләбәй районыннан: Закуан Насибулла улы Әсәдуллин һәм Габдерауф Сәләх улы Гәрәев.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм түләүләре тәгаенләнгәнБөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм түләүләре тәгаенләнгән
Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм түләүләре тәгаенләнгән

Социаль фондның Башкортстандагы бүлеге ел саен 9 майда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына апрель аенда пенсияләр белән бергә түләүләр күчерә. Президент Указы нигезендә, түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Еллык түләү Бөек Ватан сугышы вакытында армиядә хезмәт иткән яки хәрби хәрәкәтләр зоналарында яралар, контузияләр, имгәнүләр яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлык алган ветераннар өчен билгеләнә.

 

Моннан тыш, түләү Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби операцияләрдә катнашу, хәзерге армиянең хәрби частьләрендә һәм дошман тылында яки чит илдә махсус бурычларны үтәү, шулай ук башка кайбер нигезләр буенча башкарылган өчен түләнә. Ветераннар яки аларның туганнары беркая да гариза бирергә тиеш түгел, СФР-ның Башҡортстан буенча бүлекчәсе булган мәгълүмәтләргә ярашлы гаризасыз түләүләр тәгаенләде.

 

Светлана Шириня

Автор:
Читайте нас