

Бу көнне туган төягебез мәнфәгатендә көн саен эшләүчеләрне, тормышыбызны уңайлырак һәм хәвефсезрәк итергә омтылучыларны хөрмәтлиләр. Аларның эше – халыкны дәүләт белән бәйләүче күренмәгән, ләкин мөһим җеп, аларның эшчәнлеге – власть белән халык арасындагы күпер, аның аша безнең торак пунктларның киләчәгенә йогынты ясаучы инициативалар һәм карарлар үтә.
Бүген муниципаль районда бәләбәйләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы 163 кеше исәпләнә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – эш башкаручылар, архивчылар, җирне файдалану буенча белгечләр һәм төзүчеләр, сәүдә, торлак-коммуналь хужалык, авыл хужалыгы, мәдәният, спорт белгечләре һәм башкалар бар. Аларның һәрберсе коллектив эш итү көченә ышана, җаваплылыкны үз өстенә алудан һәм үз биләмәләре тормышында катнашудан курыкмый.
Яшьләргә үрнәк
Бәләбәй районының авыл хужалыгы өлкәсендә Илгиз Тәбрис улы Нәсифуллинны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бәләбәй районы хакимиәтенең авыл хужалыгы хезмәтенең баш агрономы бу вазыйфада 2001 елдан башлап эшли, ә аграр өлкәсендә гомүм эш стажы аның 30 елдан артык.
– Шушы еллар эчендә Илгиз Тәбрис улы бай тәҗрибә туплады һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште, алар агросәнәгать комплексы үсешенә уңай йогынты ясый, – дип исәплиләр район хакимиятендә. – Ул авыл хужалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук район фермерлары арасында лаеклы ихтирам белән файдалана. Шушындый кешеләр – авыл хужалыгының чын таянычы һәм яшь белгечләргә үрнәк!»
Һичшиксез, Илгиз Нәсифуллин үз эшен яхшы белүче генә түгел – ул күп аграрийлар өчен чын илһам бирүче һәм лидер, аралашуга һәрвакыт ачык кеше. Аның, туфракның уңдарышлылыгын арттыру, игенчелек хужалыгын ныгыту һәм ныклы мал азыгы базасын булдыру буенча нәтиҗәле чаралар эшләү һәм кертү буенча белеме һәм тәжрибәсе игенчеләргә авыл хужалыгында яңа биеклекләргә ирешергә ярдәм итә, аларның хезмәтен нәтиҗәлерәк итә.
Авыл хужалыгы хезмәтенең баш агрономы районның авыл хужалыгы таварлары җитештерүчеләренә культураларны үстерүнең заманча технологиялары мәсьәләләре буенча консультациялар бирә, басу эшләрен үткәрүнең оптималь вакытын сайларга ярдәм итә һәм агротехника дәрәҗәсен күзәтә. Аграрийлар белән бергә чәчү әйләнеше, орлыкчылык, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларын куллануның фәнни нигезләнгән системаларын эшләүдә катнаша. Үсемлекчелек буенча предприятиеләрнең отчетларын анализлый, сәнәгать үстерүнең перспективалылыгын тикшерә һәм еллык планнар төзи.
Илгиз Тәбрис улы үзенең мисалы белән авыл хужалыгында технология һәм инновацияләр генә түгел, кеше факторы да мөһим булуын күрсәтә. И.Т. Нәсифуллинның күп еллык намуслы хезмәте югары бүләкләр белән билгеләнде. 2023 елда аңа «Башҡортстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.
Илгиз Нәсифуллинның Бәләбәй районының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аның эше югары профессионализм гына түгел, ә доньяны яхшырту теләге нәтиҗәсе дә булып тора.
Светлана Шириня