Новости
18 Мая , 12:24

Игътибар! Консультация көне билгеләнде

2026 елның 14 маенда Бәләбәйдә МХО ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен консультация көне узачак. Чараны "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан бүлеге оештыра. Анда катнашкан һәр МХО гаиләсе психологик, медицина, социаль һәм юридик ярдәм алачак.

Игътибар! Консультация көне билгеләндеИгътибар! Консультация көне билгеләнде
Игътибар! Консультация көне билгеләнде

Консультацияләрне тиешле оешмалар белгечләре үткәрәчәк: Ватанны саклаучылар фонды филиалы, Русия Оборона министрлыгының Хәрби-социаль үзәге, Башкортстан Республикасы буенча Русиянең Социаль фонды, Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, Республика медицина һәм спорт диспансеры, Башкортстан Республикасы Адвокатлар ассоциациясе, Русия Адвокатлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге, Башкортстан Республикасы Нотариаль палатасы, Башкортстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Уфа шәһәренең Республика клиник психотерапия үзәге, Республиканың Федераль суд приставлары хезмәте, район хастаханәсе табиблары һәм башка махсуслаштырылган оешмалар.

 

📍 Очрашу урыны: Үзәк Мәдәният сарае, Бәләбәй, Әмирова урамы, 10А. Керү бушлай.
⏱ Вакыты: с.10.00 нан с.14.00 кә кадәр (алдан язылу кирәк түгел).

Автор:
Читайте нас