Новости
22 Мая , 12:00

Рөстәм Нәбиев иң биек үрне яулаган!

Шушы көннәрдә ул тарихта беренче булып, куллары белән генә Эверест тавына менде!

Рөстәм Нәбиев иң биек үрне яулаган!Рөстәм Нәбиев иң биек үрне яулаган!
Рөстәм Нәбиев иң биек үрне яулаган!

Рөстәм әлеге тау башына тәвәккәл адымын 20нче майда ясаган, ә моңа чаклы ул күп еллар дәвамында бу хыялны йөрәк түрендә саклап йөрткән, тормышка ашырыр өчен бик тырышкан! Рөстәм хәлендәге  бүтән берәү булса, әллә кайчан кулын селтәр иде, ә Нәбиев кулларына ышанып дөньядагы иң биек үргә күтәрелде! 
"Ахырга кадәр көрәшегез! Бирешмәгез! Нәтиҗә барысын да аклар",- ди ул. Һәм бу сүз  гади күтәренке рухлы җөмлә генә түгел, бу Рөстәмнең төп яшәү принцибы.

Котлыйбыз, Рөстәм! Сез республикабызның, илебезнең асыл ташы, күпләргә үрнәк, тере легенда. Яулаган үрләрегездә озак еллар балкырга язсын!

Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләрләреннән алынды.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас