Новости
24 Мая , 08:00

Иң ихлас теләкләрен кушып

Бәләбәй сәнгать галереясында «Контрактчы» проекты кысаларында 8нче мәктәп һәм Башкорт гимназия-интернаты укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга  саклавычлар (оберег)  ясауга аеруча җаваплы карадылар.

Иң ихлас теләкләрен кушыпИң ихлас теләкләрен кушып
Иң ихлас теләкләрен кушып

Балалар  иҗади эшләнмәләренә  иң ихлас, иң җылы теләкләрен куштылар. Алар: ныклы сәламәтлек, чиксез батырлык  һәм, әлбәттә, тизрәк җиңеп кайту сүзләре.

Бу кечкенә, әмма күңелнең шундый әһәмиятле нурлары хәзер алгы сызыктагыларга барачак, аларны яратуларын, көтүләрен һәм  бөтен йөрәкләре белән аларга ышануларын искә төшерәчәкләр.

Сәнгать галереясы  фотолары

Иң ихлас теләкләрен кушып
Иң ихлас теләкләрен кушып
Иң ихлас теләкләрен кушып
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас