Новости
25 Мая , 11:00

25 майда Русиядә Филологлар көне билгеләп үтелә

Бу  – туган телне саклаучы һәм  киләсе буыннарга яратуны тапшыручы кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

25 майда Русиядә Филологлар көне билгеләп үтелә25 майда Русиядә Филологлар көне билгеләп үтелә
25 майда Русиядә Филологлар көне билгеләп үтелә

 Филология ул – сүзгә мәхәббәт дигәнне аңлата (грек теленнән тәрҗемә иткәндә)!

 Язма һәм сөйләм теле  – кешелекнең рухи мәдәнияте нигезе.

 Филологлар көне туган телгә, грамоталылыкка, әдәбиятны өйрәнүгә һәм лингвистикага бәйле башка өлкәләргә багышлана.

 Русиядә бу бәйрәм 24 майда үткәрелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көненнән соң билгеләп үтелә. 

Филологлар көне – лингвистлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, профильле югары уку йортлары һәм колледжлар укытучылары, тел белгечләре, корректорлар, редакторлар, сүзлек төзүчеләр, әдәбият белгечләре, тәрҗемәчеләр һәм сүз белән эшләүче һәркемнең бәйрәме.

  "Башта Сүз булган". Шушы хакта онытмагыз.

 Туган телегезне һәм мәдәниятегезне саклагыз!

 Мила Любченко

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас