Новости
26 Мая , 06:00

“Башкортстан Герое" ордены юк!

Башкортстанда мутлашучылар (мошенниклар) МХОда катнашучыларны туганнары аша «Башкортстан Герое»орденын тапшырырга чакыра. Бу фейк!

“Башкортстан Герое" ордены юк!“Башкортстан Герое" ордены юк!
“Башкортстан Герое" ордены юк!

Билгесез номерлардан явыз ниятле кешеләр үзләрен Башкортстан Республикасы хөкүмәте яки республика башлыгы Хакимияте  хезмәткәрләре дип таныштыра.. Алар хәрбиләрне «Башкортстан Герое»орденын тантаналы тапшыруга чакыра. Ләкин сөйләшү барышында сагайта торган сораулар бирә башлыйлар: сугышчының өй адресын яки кайда икәнен ачыкларга тырышалар.

Шуны истә тотыгыз: сез аларга тапшырачак мәгълүмат сезгә һәм якыннарыгызга каршы кулланылырга мөмкин!

Нишләргә?

Бернинди очракта да шәхси мәгълүматларны, адреслар, геопозицияләр яки башка  мәгълүматларны хәбәр итмәгез. Кичекмәстән әңгәмәне өзегез һәм бу хакта  хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

Җинаятьчеләр шәхси мәгълүматларны ачыклау өчен башка, дөресрәк сылтау куллана алуы ихтимал. Уяу булыгыз!

Мәгълүматны тикшерү өчен һәрвакыт СВО ветераннары ассоциациясенә, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторына яки муниципалитет  хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу оешмалар вәкаләтле хакимият органнарындагы белешмәләрне оператив рәвештә ачыклаячаклар һәм ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтәчәкләр.

Үзегезне алдарга ирек бирмәгез!

Светлана Шириня

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас