

Район ветераннар оешмасы рәисе Александр Буйлов «БИ " редакциясенә менә шундый хәбәр җиткерде:
– Актив яшьләрнең безнең чакыруны хуплап, экологик өмәгә чыгулары бик күңелле. "Кече Ватан чисталыгы өчен – бердәм фронт белән!" – менә шундый лозунг белән алар яхшы эш башладылар.
Ветераннар советы активистларына Бәләбәй медицина көллиятенең студентлар советы һәм Бәләбәй районы яшьләр хакимияте кушылды.Без бергәләп М.Б. Шапошников урамындагы чишмәне тазарттык. Өмәнең нәтиҗәсе: 20 капчык чүп-чар һәм чылтырап агучы чиста чишмә.…
Эштән курыкмаган һәм үз вакытын уртак эшкә багышлаган һәркемгә рәхмәт! Бәләбәебез чистарсын һәм ямьләнсен. Мондый акцияләр – безнең бергә көч булуыбызның ачык дәлиле! – дип ассызыклады Александр Сергеевич.
Туган җиргә мәхәббәт игелекле эшләрдән, күренекле якташлар исемен йөртүче урамнарда чисталыктан һәм тәртиптән башлана.
Любовь Иванова әзерләде. Фото А. Буйловтан.