

«Фобос» үзәге белдерүенчә, 27 майдан ук эссе һава торышы урынына температура сизелерлек түбәнәячәк. Салкын циклон төбәктә 3–5 июньгә кадәр сакланачак. Бу көннәрдә көндезге температура +12, +16 градус кына булачак, ә төнлә һава +7, +9 градуска кадәр төшәчәк. Яңгырлы көннәр көтелә.
Әмма июньнең беренче ункөнлге азагына таба һава торышы кискен үзгәрәчәк. Антициклон төбәккә җылы җәй һавасын алып киләчәк. 5–6 июньнән үк термометр баганалары югары күтәрелә башлый: һава +25, +30 градуска кадәр җылыначак.
Р усия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, гомумән алганда, җәй климат нормасыннан җылырак булыр дип көтелә. Башгидромет мәгълүматларына караганда, июньнең уртача температурасы нормага якын яки аннан югарырак булачак.
Фаразлар буенча, айның икенче яртысы тотрыклы, кояшлы һава торышы белән сөендерәчәк. 18 июньнән алып ай ахырына кадәр көндез +25, +30 градус җылы көтелә, ә аерым көннәрдә эсселек +33 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Явым-төшем күләме июнь нормасы чикләрендә (50–70 миллиметр) булачак, әмма беренче ункөнлектә яңгырлар гадәттәгедән күбрәк яварга мөмкин.
Чыганак: Общественно-электронная газета.