Новости
28 Мая , 13:00

Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?

 Бәләбәй районында спорт инфраструктурасын яңарту буенча зур эшләр башланды: 17 нче мәктәп янындагы мәйданда заманча "акыллы" спорт мәйданчыгы төзелә башлады. Яңа объект балалар һәм яшьләр өчен актив ял һәм спорт белән шөгыльләнү үзәгенә әверелер дип көтелә.

Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?
Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?

 Проект «Бизнес-спринт» («Мин спортны сайлыйм») федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм һәркем өчен уңайлы спорт мохите булдыру.

 Күп функцияле корылма төзелешенә 12 миллион сум акча бүленгән. Шуның 10,4 миллион сумы – федераль бюджеттан, ә 1,6 миллион сумы республика бюджеты хисабына финанслана.

 Социаль үсеш идарәсенең физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Насыйров булачак мәйданчыкның төп өстенлеге  – аның ел әйләнәсе эшләвендә, дип билгеләп үтте. Димәк, балалар һәм яшүсмерләр елның теләсә кайсы вакытында спорт белән шөгыльләнә алачак.

 Ә яңа мәйданчыкта бәләбәйлеләрне нәрсәләр көтә соң? Аның җиһазланышы төрле спорт төрләре өчен җентекләп уйланылган:

  • күп функцияле өслек – баскетбол, футбол һәм хәтта хоккей уйнарга мөмкинлек бирәчәк;
  • хоккей бортлары – боз өстендәге уеннар вакытында хәвефсезлекне тәэмин итәчәк;
  • футбол һәм хоккей капкалары – төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк;
  • баскетбол стойкалары – туп белән оста эш итү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк;
  • воркаут зонасы – көч күнегүләре ясарга һәм гомуми физик әзерлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

 Мәйданчыкның үзенчәлекле «йөзе» – бушлай чыбыксыз Wi-Fi челтәре. Балалар һәм яшүсмерләр  уңышлары белән социаль челтәрләрдә уртаклаша, дуслары белән аралаша һәм интернет аша файдалы белем һәм спорт ресурсларын куллана алачак.

 

Төзелешне 2026 елның сентябренә кадәр тәмамлау ниятләнә. Яңа уку елы башына 17 нче мәктәп укучылары һәм тирә-якта яшәүчеләр заманча, яхшы җиһазландырылган спорт мәйданчыгыннан файдалана алачак.

 Регина Иванова әзерләде. Фото – муниципаль район хакимиятеннән.

 

 

Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?
Wi-Fi һәм спорт: 17 нче мәктәп янында яңа мәйданчыкта нәрсәләр булачак?
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас