Новости
29 Май , 11:00

Изге Корбан бәйрәмендә

Бөтен мөселман өммәте 27 нче майда башланып киткән, тирән мәгънәгә ия, мәрхәмәтлек, туганлык, юмартлык кыйммәтләрен көчәйткән изге Корбан бәйрәмен зурлап уздырды. Бәләбәй шәһәре һәм районы мәчетләрендә, шулай ук гаиләләрдә дә, мөселман кардәшләр аны киң билгеләде. Иртә таңнан телефоннан бер-береңне бәйрәм белән тәбрикләү, таба ашлары пешерү, авыруларның хәлен белү, якыннарга һ.б. күчтәнәчләр, бүләкләр бирешү, зиратларга барып, мәрхүмнәр рухына зиярәт кылу кебек бәйрәмнең асылын тәшкил иткән яхшы гамәлләр өч көн дәвам итте.

Изге Корбан бәйрәмендәИзге Корбан бәйрәмендә
Изге Корбан бәйрәмендә

Район имам-мөхтәсибе Илдар Галиевның алдан хәбәр итүе буенча, иртәнге сәгать 7дән үк  ир-атлар –яше-карты – ыспай киенеп, шәһәрдә дә, авылларда да гает намазына ашыкты. Бәйрәмнең төп чарасы оештырылган тарихи мәчеттә гает намазыннан соң Илдар хәзрәт дин кардәшләр зур диккать белән тыңлаган Корбан бәйрәме, аның тарихы һ.б. турында тирән эчтәлекле вәгазь белән чыкты.

Беркадәр вакыттан соң төп чара – бер Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу башланды. Бу җәһәттән корбан чалдырырга теләгән дин кардәшләр мәчет ишегалдында түбәсе каплаулы махсус урын, бөтен шартлар булдырылганга  бик рәхмәтлеләр. Биредә барлык санитар нормалар төгәл үтәлеп, әлеге мәшәкатьле эш көйле бара. Байтак еллар инде корбанга сарыкларны Надеждино авылыннан эшмәкәр Әбделмалик Мәҗитов әзерли. (Сүз уңае әйтеп үтим, изге җанлы кардәшебез 690 еллык укытучылар династиясе вәкиле). Быел да маллар мәчет ихатасының махсус урынына китерелгән, һәм һәркем  сарыкны үзе сайлап ала ала.

Мәчетләрдә, гаиләләрдә дини-әхлакый тәрбиянең көчәя баруы күренеп тора: бер Аллаһ ризалыгы өчен үзләре, мәрхүм әти-әниләре, туганнары исеменнән  корбан китерүче кардәшләр елдан-ел күбәя (быел андыйлар тарихи мәчеттә генә дә 80-100); алар корбан итенең бер өлешен инвалидларга,  шәһәрдәге Сукырлар җәмгыятенә,  матди хәле кыен кешеләргә тапшыру өчен, мәдрәсә каршында балаларның җәйге ялы өчен калдыралар. Нинди сөенеч: юмартлык кылып савап эшләп, Бөек Иҗатчыга якынаючылар көннән-көн артта. Көне буе бисмилласын әйтеп корбан чалган, аны белеп эшкәрткән ир-атларга рәхмәт, чөнки бу мәшәкатьле эшне башкару җиңел түгел, савабы булсын берүк. Бу җәһәттән Илдар хәзрәт хәзер яшьләрнең сарык сую, эшкәртү эшләренә тотынуына сөенә, алар бит, дини һәм ата-бабаларыбыздан калган йолаларны күреп-белеп үсә, әкренләп коръәнчә яшәүнең асылына төшенә .

 – Әлеге вакытта бәйрәм чаралары Мәтәүбаш, Тузлыкуш, Байморза, төзелеп бетмәгән Аксаков авылы мәчетләрендә дә бара, авылдашларын сыйлау өчен  корбаннар чалына, кайдадыр корбан итеннән –  аш, кайдадыр пылау пешә , – ди Илдар хәзрәт. – Биредә корбан чалдырып, итенең бер өлешен калдырып, ә калганы белән бәйрәмне өйләрендә, гаиләләре, туганнары белән бергә  билгеләүчеләр дә күп.

– Илдар хәзрәт, ә быелгы бәйрәм үткәннәреннән аерыламы, ниндидер үзенчәлеге бармы? – дип сорау бирәм.

 – Әлбәттә, аерыла.Тарихи мәчеттә 2008 елдан башлап оештырылып килгән бәйрәмнең быелгысы  исәп буенча – 19 нчы! Элегрәк бу бәйрәмнәр  күбрәк олыгайган ата-бабаларыбыз, апаларыбыз белән үтсә, хәзер яшьләр күп килә – күчәкилешлелек эстафетасы күзәтелә. Аннары, ветеринария хезмәтенең  бирегә килеп эшләве яхшы –  прививка ясалган сарыклар гына китертәбез, димәк, бисмилла әйтеп чалынган  сарык ите – хәләл ит ашыйбыз. Аңларга гына кирәк,  хәләл ашлар, азык-төлек – яхшы, изге эшләргә этәрүче нигезнең орлыгы ул.

 – Яхшы эшләр, дигәннән, шәһәр-район мөселманнар өммәте  байтак изге эшләр эшли ...

 – Нәкъ шулай.  Тарихи мәчеткә йөрүче һ.б. мөселман кардәшләр МХО зонасындагы якташ-сугышчыларыбызга, госпитальләрдәге яралыларга даими матди ярдәм күрсәтә, анда озатылучы һәр конвойга үз өлешен кертергә омтыла. Аксаков авылы мәчетен төзеп бетерү өчен дә күп көч куя, бу җәһәттән акча күчерүче һәркемгә, спонсорларга рәхмәт. Белүегезчә, мәчет парковкасына асфальт җәю шактый күп акчага төшкән зур эш булды, әмма, Аллаһы боерса, ул бурычны да капларбыз.

Шәһәребезнең Кызыл мәчете имам-хатыйбы  Абдурахман хәзрәткә әлеге көндә имам йорты төзибез. Безгә аның кебек гыйлемле имамнар бик кирәк, ул Казан татары, Болгар академиясенең беренче чыгарылышы белгече! Шуны әйтергә кирәк, изге эшләр артык кычкырмыйча, тыйнак кына эшләнә. Безнең төрле милләт вәкилләре тату, бер-берсен аңлап яшәгән  Бәләбәй төбәгендә изге күңелле, юмарт, мәрхәмәтле кешеләр күп ул, күп.

Мин, “БХ” хәбәрчесе мәчеттә булган чакта, гыйбадәтханә ашханәсендә сыйлы чәй табыннары әзерләнгән иде, теләгән һәркемне биредә ачык йөз белән каршы алалар, чәй табынына утырталар. Ә ишегалдында зур казанда төшке ашка корбан ите пешә. Һәр елдагыча, аш пешерү кебек зур җаваплы эшкә диндәшләре белән бергә Мәрьям Хөсәенова тотынган. Бәйрәмне бергә билгеләргә, корбан итеннән авыз итәргә  яше-карты, балалар көне буе килә торды, килә торды. Мәчет һәм мәдрәсә файдасына, мәрхүм якыннары рухына атап, хәер салучылар, багышлап дога укытучыларның исәбе-саны булмады

Кыскасы, тарихи мәчеттә изге бәйрәм оешканлык белән үтте, күпләр Илдар хәзрәткә рәхмәтләрен белдерде. Бәйрәмнең аяз, кояшлы көнгә туры килүе дә күркәмлек вә ямь өстәде.

Корбаннарыбыз кабул булсын! Күпмилләтле илебез халкына иминлек, тынычлык, татулык юлдаш булсын!

Зәйфә Салихова.

Автор фотолары.

Изге Корбан бәйрәмендә
Изге Корбан бәйрәмендә
Изге Корбан бәйрәмендә
Изге Корбан бәйрәмендә
Изге Корбан бәйрәмендә
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас