

– Коры ашлар әзерләү өчен яшелчә дә, ярмалар да кирәк. Безгә күп кешеләр ярдәм итә. Мәсәлән, Мифтаховлар гаиләсе тагын 125 килограмм төрле-төрле ярма китереп тапшырды, – дип сөйләде ирекмән Алена Рахманкулова.
Приют бистәсендәге “Изге йөрәк” ирекмәннәр төркеме, Богородица-Тихвин хатын-кызлар монастыре храмы каршында эшләп, сугышчыларыбызга даими өй токмачы җибәреп тора. Аны әзерләүдә төрле яшьтәге мәхәллә кешеләре катнаша. Моннан тыш, алар маскировка челтәрләре дә үрәләр.