

Яңа Халык программасы турында
2026 елның сентябрендә илдә Русия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.
«Бердәм Русия» партиясе яңа Халык программасына кертү өчен гражданнардан тәкъдимнәр җыю буенча колачлы кампания башлап җибәрде. “Китапханә”нең урындагы бүлегендә бу эш бара инде. Халык теләкләр исемлеген төзүдә актив катнаша. “Гражданнар керткән тәкъдимнәр эшчәнлекнең киләчәк юнәлешләрен билгеләү өчен нигез булачак", – дип сызык өстенә алды урындагы бүлекчә секретаре Азат Сәхәбиев.
Яраткан шәһәребез матурлана
“Мирас” мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре “Ватанны саклаучыларга” мемориалы һәм “Җырчы чишмәләр” паркында өмә үткәрделәр.
Үз теплицаларында үстерелгән төрле төсләрдәге петуния һәм бәрхет чәчкәләре хәзер һәркемнең яраткан ял итү урынын бизәп торалар, анда килүчеләргә яхшы кәеф бүләк итәләр.
Юл хәвефсезлеге – мөһим!
Башкортстанда «Рульгә утырма, малай!» дип аталган яңа социаль кампания башланды. Бу хакта Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. Башлангыч җәмәгатьчелек игътибарын балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү проблемасына юнәлтүне максат итеп куя..
Кампаниянең исеме милли төсмергә ия: татар теленнән «малай» сүзе «ир бала», «үсмер» дигәнне аңлата. «Рульгә утырма, малай!» гыйбарәсе – балаларны транспорт чаралары белән идарә итәргә юл куймаска чакырган туры һәм аңлаешлы мөрәҗәгать.
Быелгы статистика борчу тудыра: республика буенча 16 яшькә кадәрге яшь йөртүчеләр катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Башлангычның максаты – проблемага игътибар җәлеп итү генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларга балаларның гомерен һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итүче кагыйдәләр һәм законнар турында искә төшерү дә.
Су коену мәленә әзерлек бара
Башкортстан Республикасының авария-коткару хезмәте белгечләре ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында мөһим эшләр эшләде.
22 майда водолазлар шәһәр буасы төбен тикшерү һәм олы чүп-чарлардан чистарту буенча комплекслы чаралар башкардылар.
Бу чаралар су коену хәвефсез һәм уңайлы булсын өчен күрелгән. Әмма әлегә шәһәр буасында коену тыелган.
Ярминкәдә олысы да, кечесе дә катнашты
Май аеның соңгы атналарында шәһәр мәктәпләрендә шау-гөр килеп инде күркәм йолага әйләнгән ярминкәләр узды. Татар гимназиясендә дә ул бик күңелле үтте. Класс җитәкчеләренең чараны оста оештыруы, үз класслары коллективлары белән ныклы әзерлек алып баруы, ата-аналарның актив кушылуы һәм ярдәме нәтиҗәсендә ярминкә истә калырлык вакыйга булды.
Сәүдә шәп, җанлы барды, балалар тәмлекәчләр белән сыйландылар, вакытны бик күңелле үткәрделәр, уңай хис-тойгылар алдылар. Олысы да, кечесе дә канәгать калды.
Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.