Новости
2 Июня , 08:00

140 метр юлны яхшыртканнар

Кече Ватанга мәхәббәт һәрвакыт халыкның һәм якташларның кайгыртуы һәм игелекле эшләре белән билгеләнә. Яхшылыкның төгәл үлчәү берәмлеге юк: һәр очракта - үз бәясе.

140 метр юлны яхшыртканнар140 метр юлны яхшыртканнар
140 метр юлны яхшыртканнар

Мәсәлән, күптән түгел актив бәләбәйлеләр  Урман урамындагы –  Кызыл урамыннан Крестьян урамына кадәр –  140 метр юлны ремонтлаган.

Игелекле эшнең башында торучыларның һәм катнашучыларының берсе, эшмәкәр Алексей Кудрявцев сөйли:

- Юлны ремонтлау кирәклеген безнең урамның актив кешеләре күтәрде.. Алар арасында О. Кузнецов, Д.Фәттахов, В. Григорьев, П. Григорьев, А. Наумов, И. Сафин һәм мин. Һәркем ремонт эшләрен башкару өчен күпмедер акча кертте,, ә эшне «Дорремстрой» җәмгыяте хезмәткәрләре (генераль директоры Фәнил Муллахмәтов) башкарды. Ремонт 250 000 сумга төште.

Башта  грейдер белән  юлны тигезләгәннәр, асфальт валчыклары түшәгәннәр һәм  каток белән үткәннәр. Аннары эшчеләр юл өстенә битум эмульсиясе койганнар. Барысы да сыйфатлы эшләнгән.

140 метр юл үзләре турында гына түгел, башкалар турында да уйлый белгән кешеләрнең игелеклелеген, кайгыртучанлыгын һәм юмартлыгын сыйдырган.

Менә  ул –  кече Ватанны сөю!

Любовь Иванова. Алексей Кудрявцев фотолары.

 

140 метр юлны яхшыртканнар
140 метр юлны яхшыртканнар
140 метр юлны яхшыртканнар
140 метр юлны яхшыртканнар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас