Новости
3 Июня , 06:00

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен бронзадан коячаклар

Мәсьәләнең соңгы ноктасын Радий Хәбиров 1 июньдә узган атналык оператив киңәшмәдә куйды. Башкортстан башлыгы Салават Юлаевка бронза һәйкәл куярга тәкъдим итте, ә оригиналны – музейга.

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен бронзадан коячакларУфада Салават Юлаев һәйкәлен бронзадан коячаклар
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен бронзадан коячаклар

Башта скульптура нәкъ менә бронзада (архив документлары нигезендә) уйланылган булган, ләкин икътисади хәлләр нәтиҗәсендә аны чуеннан койганнар.

Шул ук вакытта белгечләр чуен статуяны да торгызуны дәвам итәчәкләр. Хәзер конструкциянең шактый өлеше – композиция элементларының 80% ы реставрацияләнә. Киләчәктә аны музей экспонаты буларак пыяла гөмбәз астына урнаштырырга тәкъдим ителде.

Яңа бронза һәйкәл озак вакытка булачак. Яңа һәйкәл турындагы тәкъдим җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылды.

Төбәк башлыгы 2027 елга проектны гамәлгә ашыру өчен юл картасын эшләргә кушты.

Светлана Шириня әзерләде

Автор фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас