Шуны истә тотарга кирәк: куркынычсыз ял итү өчен җиһазландырылган пляжларны сайлау мөһим!
Бәләбәй шәһәрендә бер генә рәсми пляж билгеләнгән - «Җырлаучы чишмәләр»паркында. Территорияне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор вәкилләре тикшерде.
Үзеңне хәвефсез хис итү өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белергә кирәк:
* коеныр алдыннан алкоголь кулланмагыз;
* буйкалар артына һәм йөзү чаралары янына йөзмәгез;
* биеклектән суга сикермәгез;
йөзү өчен яраксыз әйберләр кулланмагыз;
* балаларны караучысыз калдырмагыз!
Чисталыкны саклау һәм чүп-чарны пляжда калдырмау мөһим!
Әгәр берәрсе батса:
* Хәлне бәяләгез һәм ярдәмгә чакырыгыз.
* Коткару чараларын кулланыгыз.
*Үз көчегезгә ышанмасагыз, суга сикермәгез.
*Йөзә белсәгез, сак кына батвп баручыга таба йөзегез.
Ял хәвефсез булсын!
Фото гәзит архивыннан