Новости
4 Июня , 06:00

“Безнең икмәк” җәмгыятенең тагын бер җиңүе

Уфада “Бизнес-Уңыш” илкүләм эшкуарлык премиясенең төбәк этабы узды, анда республиканың иң яхшы 27 кече һәм урта бизнес вәкиле җыелды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә узачак федераль этапта Башкортстан данын яклаячак тугыз җиңүче билгеләнде.

“Безнең икмәк” җәмгыятенең тагын бер җиңүе“Безнең икмәк” җәмгыятенең тагын бер җиңүе
“Безнең икмәк” җәмгыятенең тагын бер җиңүе

«Иң яхшы хатын-кыз проекты» номинациясендә Бәләбәй эшкуары Диләрә Бәшәрова җиңде. Хәзер “Безнең икмәк” җәмгыяте федераль дәрәҗәдә премиянең төп символы – “Алтын мөгезборын” статуэткасы, шулай ук MBA элиталы бизнес-белеме өчен көрәшергә тиеш.

“Бизнес-Уңыш” премиясе “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, ул эшмәкәрләргә яңа үрләргә таба ышанычлы адымнар ясарга ярдәм итә.

Фото Д. Бәшәрова архивыннан.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас