Новости
7 Июня , 10:00

Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!

Октябрьский шәһәрендә Русия көненә багышланган бокс буенча төбәк ярышлары узды. Турнир Октябрьский шәһәре округы хакимияте  башлыгы призларына үткәрелде һәм бөтен төбәктән өметле яшь спортчыларны җыйды.

Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!
Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!

Бәләбәй «Чемпион»спорт мәктәбе спортчылары лаеклы чыгыш ясадылар. Югары категорияле тренер‑укытучылар Иван Игольников һәм Александр Силантьев җитәкчелегендә балалар ярышларга ныклап әзерләнделәр – һәм тырышлыклары бушка үтмәде.

2008-2009 елгы яшүсмерләр өчен бу чыгыш аеруча уңышлы булды. Артем Ревенко үз яшь һәм авырлык категориясендә лаеклы рәвештә беренче урынны яулады. Кече яшьтәге яшүсмерләр дә шундый  нәтиҗәләр күрсәттеләр. 2014-2015 елгы категориядә «Чемпион» ның өч укучысы пьедесталның өченче баскычына күтәрелде: Артем Долгих, Родион Скворцов һәм Марсель Якупов.

2012-2013 елгы яшь төркемендә Инсаф Гарипов һәм Алексей Игольников бронза медальләргә лаек булдылар.

Тренерлар сүзенә караганда, бәләбәйлеләрнең чыгышлары грамоталы тактика һәм яхшы физик әзерлек белән аерылып торды – бу аларга көчле көндәшләре арасында уңышка ирешергә мөмкинлек бирде.

Регина Иванова әзерләде. «Чемпион» мәктәбе фотолары

 

 

Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!
Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!
Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!
Янә уңыш! Бәләбәй боксерлары булдыра!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас