

– Әле химик утау эше бара, комбайннарны ремонтларга, азык җыю техникасын әзерләргәә керештек. Урак алдыннан чапкычларны, пресс-җыюгыларны тикшерәбез. Хуҗалыкта өч «Полесье» комбайны, өч К-700 тракторы (аларның берсен 2025 елда лизинг буенча сатып алганнар), чәчкечләр, җилгәргечләр бар. Кредитка яңа пресс-җыйгыч сатып алырга ниятлибез. Урып-җыюны тиз арада тәмамлау техниканың сыйфатына да бәйле бит, – дип саный тәҗрибәле аграрий.
Авыл хуҗалыгы культуралары үстерүдән тыш, крестьян-фермер хуҗалыгында терлекчелек белән дә уңышлы шөгыльләнәләр. Монда 320 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Быел көтү 82 башка арткан. Яшь терлекләр белән сыерлар җәйләүгә күчерелгән, көтүлек электр көтүчеләре белән җиһазландырылган.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгына, күп балалы атага, шушы кадәр күп эшне башкарырга уллары булыша. Олы улы Никита, Уфа юридик техникумыннан соң капитан дәрәҗәсенә ирешеп, хуҗалыкта баш механик булып эшли. Анатолий, Башкортстан аграр университетында югары белем алып, ветеринария табибы булып хезмәт куя. Уртанчы улы Кирилл, армиядә хезмәт итеп, Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, әтисендә агроном булып эшли, профильле вузга керергә ниятли. Иван – Бәләбәй механизация көллияте студенты. Аны түземсезлек белән печән чабарга көтәләр. Сигезенче сыйныф укучысы Артем өлкән абыйларыннан калышмый. Әтисе әйтүенчә, ул техниканы бик ярата, иртәдән кичкә кадәр ярдәм итәргә әзер.
Светлана Шириня