

Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, фаҗига Приют - Бишбүләк автоюлының 28нче чакрымында булган.
«Лада Калина» автомобиле руле артында 19 яшьлек егет булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул идарә итә алмаган, шуннан соң машина кюветка очкан һәм әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче урында һәлак була.
16 яшьлек пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, булган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклый.
Регина Иванова әзерләде