

Полициягә Бәләбәйдә яшәүче 51 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән: ул үзенең "Лада Грант"сының юкка чыгуын ачыклаган. Ир-ат төнлә тыныч кына өйдә йоклавын һәм бернинди шикле тавышлар ишетмәвен сөйләгән.
Автомобиль хуҗасы ирексездән урлау өчен шартлар тудырган икән: игътибарсызлыгы аркасында ачкычларны кабызу йозагында калдырган. Җинаятьче өчен бу чын "чакыру" буа – двигательне эшләтеп җибәрү өчен бернинди өстәмә көч куярга туры килми.
"Оператив-эзләү чаралары барганда машинаны урлау урыныннан берничә чакрым ераклыкта тапканнар. Җинаятьченең шәхесе ачыкланган. Ул 17 яшьлек урындагы кеше булып чыга. Урлаган чакта ул берүзе булган. Тоткарланучы кылган эшенә үкенгән һәм машинаны йөрер карар өчен генә урлаганын таныды", – дип сөйләделәр Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Җинаять эше кузгатылган.
Регина Иванова әзерләде