

Балалар күңелле эстафеталарда, төрле конкурсларда, команда ярышларында һәм танып белү уеннарында катнаштылар. Чараның программасы бөек илебезгә багышланган иде.
Спорт һәм интеллектуаль ярышлар барышында һәркем җитезлек, тапкырлык һәм командада эшли белү сәләтен күрсәтә алды.
Оештыручылар әйтүенчә, спорт һәм дуслык бәйрәме күңелле һәм чагу узган, йөзләрдән елмаю китмәгән. Балалар саф һавада актив вакытта уздырганнар, ватаныбыз турында күп яңа нәрсәләр белгәннәр, илебез өчен бердәмлек һәм горурлык рухы тойганнар..
Светлана Прокофьева