Новости
11 Июня , 06:00

Яшьләр скверы үзгәрә

Приют  бистәсендә «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты һәм «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» төбәк проекты кысаларында Яшьләр  скверын төзекләндерүнең икенче этабы башланды.

Яшьләр скверы үзгәрәЯшьләр скверы үзгәрә
Яшьләр скверы үзгәрә

Подряд оешмасы актив эш алып бара,  беренче нәтиҗәләр инде күренә дә: җир кишәрлеге чистартылган, тротуар һәм юл бордюрлары куелган, скверның төп объектлары өчен асфальт түшәмә өчен нигез әзерләнә.

Спорт зоналары булдыруга аерым игътибар бирелә: эшчеләр трекның асфальт түшәмәсе астына нигез һәм өстәл теннисы өчен мәйданчык әзерлиләр. Бу объектлар яшьләр һәм актив яшәү рәвешен яратучылар өчен чын бүләк булачак.

Барлык эшләрне быел  көзгә тәмамларга ниятләнгә. Тиздән Приютта яшәүчеләр скверның үзгәрүен бәяли һәм ял итү, спорт өчен яңа мөмкинлекләрдән файдалана алачак.

МР хакимияте  фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас