

Китаплар арасында шагыйрьләрнең тормыш юлына багышланган басмалар – «Габдулла Тукай» һәм «Муса Җәлил» альбомнары, шулай ук авторларның зурлар һәм балалар өчен әсәрләре тупланган яңа җыентыклар бар. Чара барышында нәшриятның баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина басмаларны әзерләү эше барышы турында җентекләп сөйләгән. ике күренекле татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында аз билгеле булган фактлар турындагы сирәк архив материалларын тәкъдим иткән.
Кичәдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага яңа китапларны бүләк иткәннәр.
«Нинди затлы китаплар чыгаргансыз! Бу әтиемнең иҗатын яратучылар һәм аның белән кызыксынучылар өчен чын бүләк!» – дип, эчкерсез рәхмәтен белдергән Чулпан Җәлилова.
Фото: Татарстан китап нәшриятының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ". Зәйфә Салихова әзерләде.