

Ни өчен иван-чәй?
Русларда аны иван-чай дип йөртәләр. Болай атауларының тарихы болайрак: кырлыган яфракларыннан ясалган чәйне Русия күпләп Европага сата торган булган. Руслардан кергән товар булганга, аны бу халыктагы иң популяр исем белән бәйләп, иван-чай дип атый башлыйлар.
Иван-чәй нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Европада да сатып алырлык булгач, кырлыганның гади генә үлән булмавын шул чакта ук белгәннәр, димәк.
Чынлап та, аның составы бик бай.
С витамины анда лимонга караганда алты тапкырга күбрәк.
В витамины төркеменә караган витаминнар бар.
Тимер күп.
Никель, марганец, бакырның табигый чыганагы.
Калий, магний һәм натрий да җитәрлек күләмдә.
Яфраклары һәм тамырлары (бигрәк тә тамырлары) үзенә танин туплый.
Иван-чәйнең бурсытып киптерелгән яфракларыннан ясалган чәйдән чәчәк катыш бал тәме килә. Ә иң мөһиме: бу чәйдә кофеин юк. Шуңа күрә аны балалар да, кофеинлы эчемлекләр эчү тыелган кешеләр дә эчә ала.
Иван-чәйнең файдалы үзлекләре
Бу үлән нәкъ менә андый үзенчәлекләренең күп һәм төрле булуы белән аерылып тора да.
Ул – табигый транквилизатор, ягъни тынычландыручы.
Йокыны яхшыртырга булыша.
Гастрит, ашказаны җәрәхәте (язва) вакытында кешенең хәлен җиңеләйтә.
Эч чәнчүен, эчкә газ җыелуны киметә.
Эч киткәнне туктатырга булыша.
Составындагы танин булуы белән, ашкайнатуны яхшырта.
Тирләтә.
Югары тын юллары ялкынсынуын баса.
Кардионевроздан һәм нейроциркуляр дистониядән шифа бирә.
Анемияне дәвалаганда кулланыла.
Иван-чәйнең порошогы яраларның тизрәк төзәлүенә ярдәм итә.
Яфракларыннан әзерләнгән чәй баш авыртуын баса.
Иван чәйне ничек кулланалар?
Дару буларак, аның яфракларын һәм чәчәкләрен җыеп киптерәләр.
Чәй буларак, яфракларын шиңдереп, җылы урында берничә сәгать бурсыталар. Аннары киптереп, чәй кебек эчәләр.
Кырлыган яфракларын салатларга да кушалар.
Элек аның тамырын да он итеп тарттырып, камырга кушып пешергәннәр.
Кырлыган тамырын турап кыздырып, аны кофе итеп эчәргә була.