Новости
22 Июня , 07:00

Бәләбәйдә балигъ булмаган самокат йөртүче зыян күрде

Бәләбәйдә 19 июньдә 21:10 сәгатьтә җитди юл-транспорт һәлакәте була. Кызыл урамындагы 128 нче йорт районында 9 яшьлек самокат йөртүче, тротуар линиясе буенча йөрү өлешен кисеп чыкканда, Nissan Terrano автомобиле белән бәрелешкән. Чит ил машинасы руле артында 1959 елгы ир-ат булган.  

Бәләбәйдә балигъ булмаган самокат йөртүче зыян күрдеБәләбәйдә балигъ булмаган самокат йөртүче зыян күрде
Бәләбәйдә балигъ булмаган самокат йөртүче зыян күрде

Нәтиҗәдә малай җәрәхәтләр ала һәм шәһәр хастаханәсенә китерелә. Һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре эшләгән. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.

Бәләбәй Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга мөрәҗәгать итә: балаларга тиешле күнекмәләре булмаган һәм юл шартларын объектив бәяли алмаган транспорт белән идарә итәргә рөхсәт итмәгез. Аларның иминлеген онытмагыз!

Машина йөртүчеләр, юлларда игътибарлы булыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.

Регина Иванова әзерләде. БР буенча ЮХХДИ фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас