Новости
6 Июля , 09:00

Башкортстанда 5,8 меңгә якын кешене талпан тешләгән

Башкортстан лабораторияләре 5792 кешедән  тикшерүгә талпан алганнар, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорда.

Башкортстанда 5,8 меңгә якын кешене талпан тешләгәнБашкортстанда 5,8 меңгә якын кешене талпан тешләгән
Башкортстанда 5,8 меңгә якын кешене талпан тешләгән

Һәрвакыттагыча, аларның өчтән бере – балалар. Идарәдә талпаннардан зыян күрүчеләр быел азрак дип билгеләделәр. Узган ел июль башында инде 8,65 меңнән артык зыян күрүче булган, ә сентябрь ахырына 10 меңгә җиткән. Санитар табиблар «табигатькә» чыкканда куллар –аяклар -башны әйбәтләп кием белән капларга һәм үзеңне репеллентлар белән эшкәртергә кирәклеген искә төшерделәр.

"Башинформ"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас