Новости
8 Июля , 10:00

Башкортстан боксчылары халыкара пьедесталны яулады

2 июльдән 6 июльгә кадәр Кустанай шәһәрендә (Казахстан Республикасы) 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында Кустанай өлкәсе бокс федерациясе вице-президентлары Орал һәм Корган Айтеновлар истәлегенә багышланган бокс буенча XXVII Халыкара турнир узды.

Башкортстан  боксчылары халыкара пьедесталны яуладыБашкортстан  боксчылары халыкара пьедесталны яулады
Башкортстан боксчылары халыкара пьедесталны яулады

Турнирда дөньяның сигез иленнән: Үзбәкстаннан, Германия, Таҗикстан, Кыргызстан, Гыйрак, Белоруссия, Казахстан, Русиядән 125 иң көчле боксчы катнашты.

Халыкара турнирда Русия Федерациясе данын биш спортчыдан торган Башкортстан Республикасы җыелма командасы яклады. Алар арасында  «Чемпион» спорт мәктәбе укучысы Артем Ревенко да бар.

70 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Артем өч көрәшне уңышлы узды, ике җиңү яулады һәм халыкара турнирның бронза призеры булды.

Башкортстан бокс мәктәбеннән тагын бер спортчы халыкара турнирның алтын медален яулады. Ул Уфа шәһәреннән Сәйфулла Цычоев (80 кг) булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спортчылар Башкортстан Республикасы җыелма командасының өлкән тренеры Иван Игольников җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Светлана Шириня

БР бокс федерациясе фотолары

Башкортстан  боксчылары халыкара пьедесталны яулады
Башкортстан  боксчылары халыкара пьедесталны яулады
Башкортстан боксчылары халыкара пьедесталны яулады
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас