Новости
11 Июля , 08:00

Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 2 нче "Йолдызчык"  балалар бакчасының яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) отряды тәрбияләнүчеләре Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча ЮХХДИ бүлеге инспекторы Алина Әмирова белән бергә "Имин ромашка" акциясе үткәрделәр. Тәрбиячеләр җитәкчелегендә Кызыл урамда узып баручы машина йөртүчеләрне бөтенрусия бәйрәме белән котладылар.

Балалар елмаюы – хәвефсезлек символыБалалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы

Акциянең төп бүләге – Гаилә көненең традицион символы  – ромашка булды. Әмма яшь инспекторлар  котлауга бик тә иҗади килгәннәр: һәр чәчәк таҗына  бәхетле гаилә өчен кирәкле кыйммәтләр: ярдәм, кайгырту, мәхәббәт, ышаныч, елмаю, уртак эшләр һәм гаилә бәйрәмнәрен язганнар. Инспектор Алинә Әмирова балалар белән бергә  машина йөртүчеләрне котлап әлеге матур сувенирны  тапшырганда,  юлда да хәвефсезлек якыннарыбыз турында кайгыртудан башлана, дип искәртте. Бу эссе көнне бик күп гаилә парлары, балалы әниләр узып барышлый  сабыйлардан  җылы сүзләр ишетте, а бу аларга аеруча ошады.

Ромашкалар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар машина йөртүчеләргә  шарлар да  бүләк иттеләр һәм  фотосурәткә төшәргә  чакырдылар. Яшь инспекторларны күрү белән узып китүчеләрнең  йөзләрендә елмаю барлыкка килә, кәеф күтәрелә.

- Бу  беренче шундый чара. Безгә ромашкалар бүләк итү һәм фотога төшү бик ошады. Без чәчәкләребезнең машина йөртүчеләрне юлдагы күңелсезлекләрдән саклавын, ә өйләрендә бәхет һәм шатлык булуын телибез, - дип уртаклаштылар ЮИД отрядында тәрбияләнүчеләр.

Алсу Фәизова.

Елена Петрова фотолары.

 

Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Балалар елмаюы – хәвефсезлек символы
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас