Новости
17 Июля , 10:00

9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев өйләнгән!

Әстагъфирулла-тәүбә! 2021 елның 11 май көнендә Казан гимназиясендә 9 кешене атып үтергән  Илназ Галәвиев "Кара Дельфин" колониясендә өйләнгән. Аның хатыны – Мәскәүдә яшәүче 18 яшьлек яшь журналист кыз.

9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев өйләнгән!9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев өйләнгән!
9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев өйләнгән!

Ростов өлкәсендә туып-үскән Диана К. Галәвиевне тәүге тапкыр суд утырышларының берсендә күргән. Соңрак аның янына очрашуга килгән, шуннан соң алар язылышырга булган. Никахны май ахырында Соль-Илецкида ИК-6да теркәгәннәр. Ир белән хатын елына бер генә тапкыр күрешә алачак.

Исегезгә төшерәбез,  5 ел  элек Галәвиев, Казанның 175нче гимназиясенә мылтык белән килеп, 7 баланы һәм 2 укытучыны атып үтерде, 24 кешене яралады. Суд аны үз аңында дип таныды һәм гомерлек төрмә срогына хөкем итте.

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 

 Фото:Mash МАХ-каналы. 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас