Новости
19 Июля , 14:00

“Син башкача безнең кызыбыз түгел! Синдә шизофрения!”

Үтерүче Илназ Галәвиевка кияүгә чыккан кызның туганнары шок кичергән. 

Казан гимназиясендә 2021 елда 9 кешене атып үтереп, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән террорист Илназ Галәвиевның “Кара дельфин” колониясендә өйләнүен язган идек.

18 яшьлек Диананың әтисе сөйләвенчә, ул тәмам кайгыга баткан. Туганнары сүзләренә караганда, ир-ат ялгызы кызын курчалап үстергән һәм бүген ни өчен шундый газапларга тарыганлыгын аңламый. Ир-атның якыннары  Диана бу хәлне барысына да үч итеп эшләгән дип уйлый, чөнки ул еш кына тирә-яктагыларга каршы барырга яраткан. Шундый тәртибе аркасында кайчандыр Дианадан дуслары да баш тарткан, әмма кызны бу акылга утыртмаган, киресенчә, ул арытаба да җәмәгатьчелек гаепли торган гамәлләр кылырга тырышкан.

Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән террорчы Галәвиев белән теркәлгән никах контрольдән чыккан үсмерлек максимализмы, дигән фикердә гаиләнең якыннары. Бу хәл әтисен шок хәлендә калдырырга һәм аның нерваларында уйнар өчен эшләнгән, имеш.

Диананың әхлакый яктан җәфаланып беткән туганнары акылсыз кылыгы аркасында аны психиатрия клиникасына тапшырмаскамы икән дип уйлана. Чөнки аның үз-үзен тотышын алар адекват түгел дип саный. Массакүләм үтерүче белән никахын таркатмас борын ата кеше Диананы үз кызы дип танудан баш тарта.  

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас