

Үрдәкләр язмышы өчен барысыннан да бигрәк Ләйлә Рәшит кызының һәм Руслан Вахит улының кече уллары Илсаф борчылган. Күршеләре Гөлсем апа, аңа үрдәкләрне ашату һәм карау буенча киңәшләр биргән. Шәриповлар йортында кош-корт булмаганлыктан, балаларын Ләйлә Рәшит кызының апасы Гөлнурга күчерергә булалар.
Менә бер ай инде Илсаф үрдәк карый. Малай көн саен апасы янына бара. Бу вакыт эчендә ул кош-кортны карау буенча чын экспертка әйләнгән.
- Апаның хуҗалыгында төрле кош-корт яши. Кыргый үрдәкләрне рәнҗетмәсеннәр өчен, апа аларны аерым урнаштырды, – дип сөйли Илсаф. - Без кибеттән үрдәкләр өчен махсус азык сатып алдык, алар йөзәргә өйрәнсен өчен бассейн төзедек, үләннән оя ясадык. Мин үрдәкләрнең һәрвакыт ризык һәм су булуын күзәтеп торам. Кызганычка каршы, ике бәбкә әнисеннән аерылуны кичерә алмады. Ләкин калган икесе – бик дус. Алар бер-берсенә сыенып йоклыйлар, бергә йөзәләр һәм ризыкны бүлешәләр. Күзәтү бик кызык. Ләкин мин бәбкәләрне бик нык кулга ияләштермәскә тырышам, аларга кыргый табигатьтә яшәргә туры киләчәк бит. Апа әйтә, бәбкәләр үсеп, ныгыгач, буага җибәрербез, ди. Әлбәттә, миңа алар белән аерылышу күңелсез булачак. Ләкин шулай дөрес булыр: кыргый кошлар иректә яшәргә тиеш.
Фото: Шәриповлар гаиләсенең шәхси архивыннан
Чыганак: "Өмет"