

Форум программасы өлкән сыйныф укучыларына булачак һөнәр сайлауга якынаерга ярдәм итте. Мәсәлән, Эмилия профтест үтүдә, бизнес-уеннарда, ораторлык сәнгате буенча тренингларда катнашты һәм үзәкнең заманча лабораторияләренә экскурсияләрдә булды. Чаралар арасында шулай ук кино күрсәтүләр һәм команда күнекмәләрен үстерү буенча сессияләр дә бар иде.
"Бу көннәр сизелмичә узды, форум чын-чынлап кызыклы булды. Без һәрвакыт хәрәкәттә идек, һәркайсы үзенчә истә калган локацияләр арасында күчеп йөрдек. Миңа яңа дуслар белән танышырга һәм үземне проектларны яклауда сынап карарга насыйп булды. Бу файдалы тәҗрибә булды, мин үз көчемә ышана башладым", – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Эмилия Назарова.
Алсу Фәизова әзерләде.