

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, һава аномалияләре Урта Азиядән эссе һава керү белән бәйле. Июльнең өченче декадасында төнлә +15, +20 градус, көндез +28, +33 градус булачак. Шул рәвешле, уртача декадалы температура нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Явым-төшем булмаячак диярлек, урыны белән яңгырлар булуы ихтимал.
Фобос үзәгендә һава температурасының түбәнәюе июльнең соңгы көнендә башланачак, дип хәбәр итәләр. 31 ндә температура +24 градус тирәсе. Бу көннән яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.
Август башында инде эсселек булмаячак. Көндез +22, +24 градус булачак.
Елена Петрова фотосы