Новости
27 Июля , 12:00

Ял көннәрендә Башкортстан сулыкларында 11 кеше һәлак булган

 Республикада ике ял көнендә 11 кеше, шул исәптән бер бала батып үлгән. Судагы һәлакәтләр Әлшәй, Стәрлебаш, Учалы, Чишмә, Кырмыскалы, Благовещен, Уфа һәм Нефтекама районнарында булган. Шулай ук коткаручылар ике ял итүчегә су төбенә китүдән коткарганнар. Мондый мәгълүматларны Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китерә.

Ял көннәрендә Башкортстан сулыкларында 11 кеше һәлак булганЯл көннәрендә Башкортстан сулыкларында 11 кеше һәлак булган
Ял көннәрендә Башкортстан сулыкларында 11 кеше һәлак булган

Ведомствода исерек хәлдә суга кермәскә, балаларны су янында караучысыз калдырмаска кирәклеген искәрттеләр. Республика халкына су коену өчен рәсми урыннарны гына сайларга киңәш итәләр, анда коткаручылар кизү тора һәм су төбе тикшерелгән.

Элегрәк "Башинформ " Уфада бер тәүлек эчендә гражданнар яклавы идарәсе коткаручылары судан 31 кешене чыгарган, дип язган иде.

 ФОТО: КСЕНИЯ КАЛИНИНА |  "БАШИНФОРМ" архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас